Автомобиль тәгәрмәче астына эләккән
Узган атнада Тәтеш районында юл-транспорт һәлакәте булган, шуның нәтиҗәсендә бер кешенең гомере өзелгән.
– 29 март төнендә 2002 елда туган машина йөртүче Казан – Ульяновск – Олы Тархан автоюлында безнең илдә җитештерелгән автомобильдә хәрәкәт иткәндә 1970 елда туган ир-атны бәрдергән, ул үз автомобиле янындагы үтеп йөрү юлында басып тора торган булган, аның киемендә яктылык кайтаргыч әйберләр булмаган. Үтеп йөрү юлында булган ир-ат юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә алган имгәнүләрдән һәлакәт урынында җан биргән, – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре.
фото сгенерировано Kandinsky 3.1
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев