Яктылык кайтаручы элементлар - төнлә юлларда сезнең куркынычсызлыкның нигезе
Яктылык кайтаргыч әйберләрне куллану тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күрүе җитәрлек булмаган шартларда юлдагы иминлек өчен мөһим.
Исегезгә төшерәбез!
Яктылык кайтаргыч әйберләрне куллану тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күрүе җитәрлек булмаган шартларда юлдагы иминлек өчен мөһим. Киемдәге яктылык кайтаргычлар барлыкка китерә торган яктылык нурлары машина йөртүченең игътибарын җәлеп итәчәк һәм җәяүлене вакытында күрергә мөмкинлек бирәчәк.
Яктылык кайтаргыч әйберләрдән файдалану буенча кайбер киңәшләр:
– Яктылык кайтаргычны бар яктан урнаштыру: шулай итеп җәяүле машина йөртүчеләр өчен төрле хәрәкәт полосаларында күренәчәк.
– Яктылык кайтаргычны олыларда – ботка яки күкрәккә, балаларда иңбаш һәм баш тирәсенә беркетергә.
– Кимендә 4 яктылык кайтаргыч тагарга. Кулай төре – яктылык кайтаргыч әйберләре булган махсус тасма белән эшләнгән кием.
– Оптималь төсләрдәге яктылык кайтаргычлар куллану: моңа лимон, ак, ачык соры төсләр керә.
– Кул бәйләвечләре кулланган вакытта аларны күз күрерлек урынга урнаштырырга. Автомобиль йөртүче аларны ерак төрдәге фаралар кабызылган вакытта 400 метрдан да ким булмаган ераклыктан күрә алсын өчен кирәк.
– Яктылык кайтаргыч эләктергән сумканы яки рюкзакны аркада түгел, ә уң кулда йөртергә.
– Яктылык кайтаргычны шулай ук транспортка – коляскаларга, чаналарга, велосипедларга һәм скейтбордларга беркетергә. Алар һәр яктан күренеп торырга тиеш.
2015 елның 1 июленнән Россиядә җәяүлеләр түбәндәге очракларда яктылык кайтаргычлар тагып йөрергә тиеш:
• торак пункттан читтә;
• юлны аркылы чыкканда һәм юл кырыеннан яисә юл читеннән хәрәкәт иткәндә;
• тәүлекнең караңгы вакытында яки күз күрүе җитәрлек булмаган шартларда. Башка очракларда да шулай ук яктылык кайтаргычлар тагу киңәш ителә.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев