Исерек килеш руль артына утырган
ЮХИДИ тәрәзәсе

Исерек килеш руль артына утырган

ТР Тәтеш районы буенча 1нче санлы суд учас­тогында Д.-га карата административ хокук бозу турындагы эш каралган.

Тәтеш кешесе 2025 елның 7 декабрендә 18 сәгать 30 ми­нутта юл хәрәкәте кагый­дәләренең 2.7нче пунктын бозып, үзенең җиңел автомобиле белән исерек хәлдә идарә иткән, шуның белән административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 12.8нче мад­дәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозу гамәле кылган. Д.-га карата 45 000 сум күләмендә административ җәза билгеләнгән, ул бер ел да алты айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Тәтеш районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе мәгълүматлары буенча

фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән


Нет комментариев