Исерек сәфәр нәрсә белән тәмамланган
Тәтеш районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу турындагы эш буенча карар чыгарылган.
Суд тарафыннан ачыкланганча, машина йөртүче Вишняков юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7нче пунктын бозган: исерек хәлдә машина йөрткән һәм Тәтеш – Ундора юлында автоинспекция хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган. Ир-атның гамәлләре РФ административ хокук бозу Кодексының 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча квалификацияләнгән.
Карар чыгарганда суд хокук бозуның характерын һәм шартларын, шулай ук хокук бозучының шәхесе, гаилә һәм мөлкәт хәле турындагы белешмәләрне исФәпкә алган.
Нәтиҗәдә Вишняковка административ җәза: 45 000 сум күләмендә штраф һәм транспорт белән идарә итү хокукыннан 1 ел да 6 айга мәхрүм итү билгеләнгән.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе мәгълүматлары нигезендә бастырылды
фото: архив\Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев