Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядларының 50 еллыгы кысаларында, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда тәүлекнең караңгы вакытларында киемгә яктылык кайтаргыч әйберләр тагып йөрүне киң җәелдерү буенча чара булып үтте.
(Тәтеш, 4 март, “Тәтеш таңнары”).
“Күренеп тор – яктыртып!” дип исемләнгән акциядә шәһәрдәге балалар бакчалары сабыйлары һәм аларның ата-аналары, мәктәп укучылары, студентлар, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары катнашты.

Чара кысаларында киемдә яктылык кайтаргыч әйберләр тагып йөрүне киң җәелдерү буенча профилактик әңгәмәләр уздырылды. Ахырдан балалар һәм олылар флешмобта катнаштылар.

– Мондый чаралардан соң балалар мине яктылык кайтаргыч әйберләрдән файдаланырга кирәклегенә өйрәтәләр. Юл аркылы чыкканда үзләре үк: “Мине кулымнан тот”, –дип әйтәләр һәм тәүлекнең караңгы вакытында күрсеннәр өчен, яктылык кайтаргыч әйберләр сатып алуны үтенәләр, – дип уртаклашты Наталья Дубровина.
“Күренеп тор – яктыртып!” акциясе Казан шәһәрендә “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУның профилактика бүлеге территориаль идарәсенең Буа бүлегенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова һәм Тәтеш автомәктәбе тарафыннан оештырылды.
Нет комментариев