Юлдагы иминлекне ничек сакларга
ЮХИДИ тәрәзәсе

Юлдагы иминлекне ничек сакларга

24 августтан 6 сентябрьгә кадәр Татарстанда традицион “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы уза.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы, полиция майоры Рәмис Фаризов профилактик чаралар һәм юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы турында хәбәр итте.

Рәмис Фаризов. Фото: архив/Авангард

– Рәмис Рафаилович, август ахыры һәм сентябрь башы – дәүләт автомобиль инспекторлары өчен һәрвакыт борчулы чор. Бүген балаларның юл-транспорт имгәнүләре проблемасы ни дәрәҗәдә кискен?

– Чынлап та, җәй ахыры һәм уку елы башы – аерым бер чор. Балалар  каникулдан соң укырга баралар, шәһәрдәге интенсив хәрәкәткә күнегүләрен югалталар, игътибарлылыкларын киметәләр. Республика буенча гомуми статистикага күз салсак, быелның 7 аенда балалар катнашында 273 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 11 бала һәлак булган, 291 бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Барлык күрсәткечләр буенча да үсеш күзәтелә. Иң нык яклауга мохтаҗ категория – пассажир балалар (юл-транспорт һәлакәтләренең 31 проценттан артыгы алар өлешенә туры килә) һәм җәяүле балалар.

Безнең Тәтеш районына килгәндә, профилактик эш һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның тәртибе нәтиҗәсендә, агымдагы елда район территориясендә балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәде. Әмма бу тынычлану өчен сәбәп түгел. Безнең уртак бурыч – әлеге күрсәткечне нульдә саклап калу.

24 августтан 6 сентябрьгә кадәр Татарстанда традицион “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы уза Фото: архив/Авангард

– “Игътибар – балалар!” чарасы кысаларында нинди төп тикшерүләр һәм акцияләр үткәрү планлаштырыла?

– Безнең состав көчәйтелгән режимга күчерелде. Төп игътибар балаларны пассажир сыйфатында йөртү кагыйдәләрен үтәү-үтәмәүне тикшерү максатыннан автомобиль йөртүчеләрне күмәк тикшерүләргә, шулай ук җәяүлеләргә юл бирү кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тотуга юнәлтеләчәк.

Шулай ук мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына илтүче юлларның торышын, юл билгеләре, юл тамгалары һәм коймаларның булу-булмавын тикшерәбез. Уку елы башлану белән мәктәпләрдә һәм ата-аналар җыелышларында актив аңлату эшләре алып барылачак, шулай ук яктылык кайтаргыч әйберләр куллануны киң җәелдерүгә зур игътибар бүлеп биреләчәк.

– Автомобиль йөртүче ата-аналар нинди төп ялгышлыклар ясыйлар?

– Күп кенә ата-аналар һаман да балалар өчен махсус автокреслолардан файдалануга җитди карамыйлар яки аларны баланың буена һәм авырлыгына туры китермичә сайлыйлар. Искә төшерәм: РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9нчы пункты нигезендә, 7 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә бары тик баланың авырлыгына һәм буена туры килгән махсус балаларны тотып тору җайланмаларын кулланып кына йөртергә мөмкин. Җиңел автомобильнең алгы утыргычында 12 яшькә кадәрге балаларны йөрткәндә балаларны тотып тору җайланмасын куллану мәҗбүри.

Шул ук вакытта без балаларны 12 яшькә кадәр арткы утыргычта да автокреслода йөртергә катгый киңәш итәбез. Куркынычсызлыкка экономияләмәгез – өлкән кешегә исәпләнгән иминлек каешы юл-транспорт һәлакәте вакытында баланы тиешенчә саклый алмаячак. 

– Соңгы вакытта урамнарда яшүсмерләр идарә иткән мототехника, питбайклар һәм электр самокатлары бик күп күренә башлады. Мондый “уенчык” нәрсәсе белән куркыныч?

– Бу – иң мөһим темаларның берсе. Ата-аналар балаларга питбайклар яки скутерлар сатып ала, әмма моның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеге турында уйлап бетерми. Тагын бер кат ассызыклыйсым килә: питбайк – спорт инвентаре, аның фаралары, борылыш күрсәткечләре һәм көзгеләре юк, ул гомуми файдаланудагы юлларда, тротуарларда, ишегалларында һәм паркларда йөрү өчен каралмаган. Аны бары тик махсуслаштырылган ябык трассаларда гына йөртергә мөмкин. 

Мопед яки скутер белән 16 яшьтән генә һәм “М” категориясендәге машина йөртү таныклыгы булган очракта гына идарә итәргә рөхсәт ителә. Әгәр яшүсмер руль артына таныклыксыз утырса, ата-анасына 30 мең сум күләмендә штраф яный (РФ административ хокук бозулар Кодексының 12.7нче маддәсе 3нче өлеше), шулай ук тиешенчә тәрбияләмәгән өчен РФ административ хокук бозулар Кодексының 5.35нче маддәсе нигезендә административ җаваплылык каралган. Әгәр өлкәннәрнең ваемсызлыгы баланың гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыруга китерсә, инде җинаять җаваплылыгы турында сүз барырга мөмкин (РФ җинаять Кодексының 151.2нче маддәсе).

– Тәтеш районындагы ата-аналарга һәм яшьләрьгә сез ниләр әйтер идегез?

– Бик игътибарлы булсыннар иде. Юлны бары тик җәяүлеләр кичүе урыннарыннан, автомобильләрнең юл бирүенә инангач кына чыксыннар. Һичшиксез, наушникларны салыгыз, телефонга игътибарны юнәлтмәгез һәм киемегезгә, портфельләрегезгә яктылык кайтаргыч әйберләр беркетегез.

Хөрмәтле ата-аналар! Балалар бездән үрнәк ала. Әгәр сез үзегез рөхсәт ителмәгән урында юлны йөгереп чыксагыз яки иминлек каешын эләктерергә онытсагыз, бернинди әңгәмә дә ярдәм итмәячәк. Автомобиль һәм мототехника ачкычларын яшүсмерләр ала алырлык урыннарда калдырмагыз. Әйдәгез, Тәтеш районы юлларын бергәләп имин итик!


Нет комментариев