Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Казанда ашыгыч ярдәм машинасы «КАМАЗ»га бәрелгән, ике кекше зыян күргән

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән агентлыкка хәбәр итүләренчә, фельдшерларны Казанның 7нче хастаханәсенә китергәннәр.

(Тәтеш, 12 май, “Тәтеш таңнары”). Бүген иртәнге унынчы яртыда Казанның Белинский һәм ТЭЦ урамнары чатында «КАМАЗ» һәм ашыгыч ярдәм машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Аны Казан Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүматлар буенча, ашыгыч ярдәм каретасы махсус сигналларын кабызып икенчел дәрәҗәдәге юлдан хәрәкәт иткән чакта, йөк автомобиле аңа юл бирмәгән.

Нәтиҗәдә, ашыгыч ярдәм машинасындагы ике фельдшер зыян күргән. Авариянең сәбәпләре ачыклана.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән агентлыкка хәбәр итүләренчә, фельдшерларны Казанның 7нче хастаханәсенә китергәннәр.

«Икесенең дә хәле уртача, аларның тормышына бернинди куркыныч та янамый», - дип искәрттеләр ведомствода.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-kamaz-ham-asygyc-yardam-masinasy-katnasyndagy-avariyada-ike-feldser-zyyan-kurgan-5854440

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев