Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Хокукны бозган

Тәтешнең әйләнеп үтә торган юлында скутер йөртүче полиция хезмәткәренең транспорт чарасын туктату турындагы таләбенә әһәмият бирмәгән.

“Руль артында утырган  кешенең тышкы кыяфәте буенча исерек хәлдә булуын күреп алдык. Эзәрлекләү оештырылды, һәм скутер “хуҗасы” Көнь­як урамындагы 22нче йорт каршында тоткарланды”, – дип сөйләде Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция майоры Рәмис Фаризов. 

Рульдә Тәтештә яшәүче 41 яшьлек сәрхүш ир-егет була. Ул Тәтеш үзәк район хастаханәсендә медицина тикшерүе узудан баш тарта.

Скутер шоферына РФ Ад­ми­нист­ратив хокук бозу кодексының 1нче өлеше 12.26 маддәсе буенча административ материал тутырыла, бу ел ярымнан алып ике елга кадәр транспорт руле артына утырудан мәхрүм итү белән утыз мең сум күләмендә административ штраф салуны күз уңында тота. Скутер тоткарлана һәм Апаска махсус тукталыш урынына озатыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев