Машинада узышу – иң куркыныч күренешләрнең берсе
ЮХИДИ тәрәзәсе

Машинада узышу – иң куркыныч күренешләрнең берсе

Ни аяныч, бу хакта һәркем дә истә тотмый.

(Тәтеш, 9 июль, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш – Кама Тамагы автоюлында 12 июньдә юл-транспорт һәлакәте булган.

Җиңел машина шоферы юлдагы транспортны узарга теләгәндә юл кырыена чыккан һәм юлдагы чикләү өчен куелган коймага бәрелгән. Машинада дүрт кеше булган, шул исәптән икесе – балигълык яшенә җитмәгән бала. Шофер умыртка баганасына зыян китергән. Юл-транспорт һәлакәтендә булучыларның башкалары зыян күрмәгән. 
Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча
 


Нет комментариев