Машина йөртү таныклыгын тапшырырга тиеш
Суд машина йөртүчене медицина буенча каршылыклы күрсәтмәләр булу нәтиҗәсендә транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән.
Тәтеш район суды 1955 елгы ир-атка карата транспорт йөртү хокукын гамәлдән чыгару турында карар чыгарган. Мондый карарга аның юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудыручы медицина буенча каршылыклы күрсәтмәләре барлыгы ачыкланган.
Эш материалларыннан күренгәнчә, ир-ат 2022 елда бирелгән В категорияле машина йөртү таныклыгына ия. Шулай да, Тәтеш үзәк район хастаханәсе мәгълүматлары буенча, ир-ат “Катнаш генезлы шәхеснең органик тайпылышы” (“Органическое расстройство личности смешанного генеза”) диагнозы белән психиатр табибында диспансер исәбендә тора. Әлеге авыру РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган транспорт белән идарә итүгә каршы медицина күрсәтмәләре исемлегенә керә.
– Судка административ дәгъва гаризасы Тәтеш районы прокуроры тарафыннан тапшырылды. Тикшерү барышында суд ир-атның сәламәтлек торышы автомобиль белән имин идарә итүгә комачаулый һәм юл хәрәкәтенең башка катнашучыларының хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә куркыныч тудыра дигән нәтиҗәгә килде, – дип хәбәр итә Тәтеш прокуратурасы хезмәткәрләре. – Эшне карау нәтиҗәләре буенча суд прокурорның таләпләрен канәгатьләндерде: ир-атның транспорт белән идарә итү хокукы гамәлдән чыгарылды, ул машина йөртү таныклыгын Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенә тапшырырга тиеш.
фото: архив\Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев