(Тәтеш, 25 август, “Тәтеш таңнары”).
Яңа ук елы башланыр алдыннан мәктәп автобуслары техник торышка, ГЛОНАСС һәм тахографка приборлар барлыгына, иминлек каешлары, аптечка, янгын сүндергечләр, яктылык маячоклары булуга тикшерү үттеләр.
– Тулаем алганда, уку елына әзерлек яхшы узды, барлык автобуслар да тикшерелде, хокук бозулар һәм җитешсезлекләр ачыкланмады, – дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районындагы ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Ильмир Гарипов.
Нет комментариев