Пассажирлар ташучыларны тикшерәчәкләр
ЮХИДИ тәрәзәсе

Пассажирлар ташучыларны тикшерәчәкләр

Татарстанда 18нән 27 июльгә кадәр “Такси” оператив-профилактик чарасы уза.

Ул җиңел машина таксиларында пассажирлар йөрткәндә Федераль закон таләпләрен бозуларны булдырмауга, шулай ук әлеге төрдәге транспорт пассажирларын йөрткәндә юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре өлкәсендә төп таләпләрне үтәүгә юнәлдерелгән.

– Автоинспекторлар машина йөртүче чит ил кешеләренең пассажирлар йөртүенә, хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру законлылыгына, аларның миграция законнарын үтәвенә, шулай ук рейс алдыннан машина йөртүчеләргә медицина тикшерүе һәм автомобильләрнең техник то­рышына тикшерү үткәрү таләп­ләренең үтәлешенә аерым игътибар бүлеп бирә, – дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов.
 


Нет комментариев