Правасыз калган һәм штраф түләгән
Суд юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы эш буенча карар чыгарды.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 2026 елның 10 февралендә Х. идарә иткән үзебездә җитештерелгән автомобиль туктатылган. Хәл иртәнге сәгать 4тә Тәтеш урамнарының берсендә булган. Машина йөртүче, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 һәм 2.3.2 пунктларын бозып, медицина учреждениесендә исереклек торышына медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Х.-ның гамәлләре РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.26 маддәсенең 1нче өлеше буенча квалификацияләнгән. Эшне карау нәтиҗәләре буенча суд Х.-га 45 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнгән. Моннан тыш, машина йөртүче 1 ел 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе мәгълүматы нигезендә бастырып чыгарылды.
фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев