ЮХИДИ тәрәзәсе

Республика юлында фура белән бәрелешкән такси йөртүчесе һәм пассажиры үлгән

Авария Татарстанның Югары Ослан районында, Р-241 трассасында Югары Мәми борылышы янында булган.

(Тәтеш, 21  март, “Тәтеш таңнары”). Кичә Татарстан юлында фура белән бәрелешкәннән такси йөртүчесе һәм пассажиры үлгән. Авария республиканың Югары Ослан районында, Р-241 трассасында Югары Мәми борылышы янында булган.

Көчле бәрелүдән җиңел машинаның алгы өлеше яньчелгән. Бәрелештән соң йөк машинасының кабинасы яна.

Шаһитләре хәбәр иткәнчә, юл — транспорт һәлакәтендә такси йөртүчесе һәм пассажир үлгән.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/21-03-2022/tatarstan-yulynda-fura-bel-n-b-releshk-n-taksi-y-rt-chese-m-passazhiry-lg-n


Нет комментариев