Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Руль артында исерек – җинаятьче

Тәҗрибә күрсәткәнчә, кайчагында машина йөртүчеләрне, транспорт йөртү хокукыннан бер тапкыр мәхрүм ителгән кешеләрне, кабат хөкемгә тартылу куркытмый.

(Тәтеш, 20 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”) Тәҗрибә күрсәткәнчә, кайчагында машина йөртүчеләрне, транспорт йөртү хокукыннан бер тапкыр мәхрүм ителгән кешеләрне, кабат хөкемгә тартылу куркытмый. Шулай да аларның күбесе төзәлү юлына басар, дип ышанасы килә. 

Татарстан Республикасының Тәтеш районы суды буенча 1нче суд участогы җәмәгать судьясы Әлфия Зыятдинова әйтүенчә, 2021 елда исерек хәлдә транспорт белән идарә итү факты буенча 57 эш һәм исерек булуга медицина тикшерүе узудан баш тарту факты буенча 26 эш каралган.

– Очракларның икесе дә транспорт йөртү хокукын­нан 1,5 елдан 2 елга кадәр мәхрүм калуны, шулай ук 30 мең сум күләмендә штраф түләүне күз уңында тота, – дип билгеләп үтте Әлфия Әсхәт кызы.
Югарыда санап үтелгән эшләр буенча суд утырышлары залыннан репортажларны агымдагы елда безнең газета битләрендә һәм “Тәтеш таңнары” сайтында бастырачакбыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X