Штраф билгеләнде
ЮХИДИ тәрәзәсе

Штраф билгеләнде

ТР Тәтеш районы буенча 1нче суд участогында җәмәгать судьясы Әлфия Зыятдинова Шакировка карата административ хокук бозу турындагы эшне карады.

Суд участогы хезмәт­кәрләре мәгълү­матлары буенча, район кешесе административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 12.26 мад­дәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозу кылган. Исерек хәлдә машина белән идарә иткән, медицина учреждениесенә барып медицина тикшерүе узудан баш тарткан.

– Шакиров админис­тратив хокук бозуда гаеп­ле дип табылды, аңа бер ел да алты айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 000 (утыз мең) сум күләмендә штраф билгеләнде, – дип хә­бәр итә суд участогы хезмәткәрләре.

фото: Татар-информ


Нет комментариев