ЮХИДИ тәрәзәсе

Татарстанның Мамадыш районында «Лада» машинасы белән трактор бәрелешкән

Юл фаҗигасендә дүрт кеше һәлак булган.

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте кичә 21:30 сәгатьтә Мамадыш-Кукмара-Ишки юлында булган. «Лада» йөртүчесе артык зур тизлек белән барган һәм алдындагы тагылмалы тракторга килеп бәрелгән. Җиңел машинаның йөртүчесе һәм өч пассажиры урында ук һәлак булган.


Нет комментариев