Тәтештә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды
ЮХИДИ тәрәзәсе

Тәтештә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Тәтеш районының ЮХИДИ начальнигы Рә­мис Фаризов агымдагы елның 9 аенда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү бүлегенең эшчәнлек нә­тиҗәләре һәм исерек килеш транспорт чараларын йөртүчеләр­не ачык­лау эше турында сөйләде.

(Тәтеш, 23 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
– Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча район территориясендә 5 юл-транспорт һәлакәте тер­кәлде, аларда 7 кеше җә­рәхәт алды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1514 очрагы ачыкланды: шуларның 43е – исерек килеш транспорт чаралары белән идарә итү, 32 очрак  – транспорт белән идарә итү таныклыгы булмаган яисә аны алдырган килеш руль артына утыру, 434 очрак – куркынычсызлык каешларын кулланмау һәм башкалар, – дип билгеләп үтте Рәмис Фаризов.

Районның суд приставлары хезмәте бүлеге начальнигы Андрей Наумов җыелучыларны юл хә­рәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар буенча вакытында түлән­мәгән бурычларны җыю эшчәнлеге белән таныштырды.

Комиссия утырышында шулай ук “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУның Казан шәһәре ­территориаль идарәсенең үлчәү һәм габарит контролен тәэ­мин итү бүлеге на­чаль­нигы Олег Космаков һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ идарәсенең профилактика бүлегенең Буа бүлегендәге әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова чыгыш ясады.
Уты­рыш нәтиҗәләре буенча комиссия рәисе – район башкарма коми­теты җитәкчесе Альберт Гасимов хезмәт вә­килләре­нә тиешле йөк­ләмәләр ­бирде.


Нет комментариев