Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Басылганнар эзеннән

Абраконовлар: Барысы да хыялдагыча булган

“Авангард” газетасының 1999 елның яңа ел алды санында Киртәледә яшәүче Татьяна һәм Александр Абраконовлар турында язма басылган булган.

(Тәтеш, 19 апрель, “Тәтеш таңнары”).

Узган гасырдагы юлларны укыйбыз:
– Без бер атна элек кенә никахыбызны теркәдек... Бәйрәмне без беренче тапкыр яңа сыйфатта – ир белән хатын буларак каршы алабыз. Хәзер без чынлыкта кечкенә бер гаилә.  

Без авыл кешеләренең алдагы язмышы, ата-бабалары җирендә калган­нармы, әллә читкә киткән­нәрме икәнлеген белергә булдык. Киртәлегә шалтыраттык һәм кайчандыр яшь гаилә корган парларның туган җирендә калуына инандык. Без Абраконовлар белән аралаштык, әңгәмә вакы­тында алар гаилә корган мизгелләре хакында сөй­ләделәр.

– Бер-беребезне күп­тәннән белсәк тә, чынлап торып бер-беребез белән авыл клубында таныштык, – дип сөйли Татьяна Васильевна. – Александр инде армиядән кайткан иде, ул миңа ошады, мин дә аңа ошаганмын күрәсең, өйдә кадәр озатып куярга рөхсәт сорады.

Гаилә кору карары яшь­ләрнең уенда кинәт кенә барлыкка килмәгән – бер-берсенең холкын һәм тор­мыш карашын ­белер өчен ике ел очрашып йөр­гән­нәр. Александр ­кызга мөс­тәкыйльлеге, ху­җалык­чыл­лыгы, җавап­лы­лык­ны үзенә ала белүе белән  күңелен яулаган, Татьяна егет­кә мөлаемлыгы, йомшак күңел­лелеге белән ошаган, шул ук вакытта ул үзенең фикерен дә яклый белгән.

Туйлары күңелле узган, 24 декабрьдә авылда шау-гөр китереп туй үткәргәннәр.

– Бер көн алда күз күр­мәслек көчле буран булды, без барыбыз да мондый һава торышында ничек бәйрәм итәрбез икән дип борчылган идек, – дип искә алалар Абраконовлар. – Безнең догалар кабул булгандыр күрәсең, иртә белән гаҗәеп тын иде, аннары кояш чыкты, шундый матур, илаһи гүзәл кояшлы кышкы һава торышы сөендерде. Авыл советы секретаре Валентина Ивановна Гришкова үткәргән тантаналы теркәүдә бик дулкынландыргыч булды, безне барысы да котладылар, бәхетле тормыш теләделәр. Туйны өч көн бәйрәм иттек, васень недлеше дип йөртелгән өченче көнендә мордва традициясе буенча кәләшне эзләдек. 

Татьяна Васильевна ур­­­­­так­­лашканча, иренең гаи­ләсендә аны шатланып каршы алганнар. Кызлары Лиза  яшь гаилә өчен зур шатлык булган, сабыйны барлык туганнары да иркәләгәннәр һәм тәрбияләргә булышканнар. Ике елдан соң яшьләр ссуда алганнар һәм каенанасыннан ерак түгел иске йорт сатып алганнар, аннары яңа йорт төзегәннәр, уллары Кирилл шунда туган. Балаларны әти-әниләре үз үрнәкләрендә тәрбия­ләп, йорт хуҗалыгында һәм яшелчә бакчасында, җирдә эшләргә, мал-туарны карарга кирәклеген өйрә­т­кәннәр. Әгәр нинди дә булса мәсьәләне хәл итәргә кирәк булса, барысын да гаилә киңәшмәсендә уртага салып, балалар катнашында сөйләшкәннәр.

Абраконовларның барысы да көйләнгән, гаилә җылысының мохите туганнарын да, кунакларны да җәлеп иткән, ачык йөзле хуҗалар һәрвакытта ягымлы, мул табында – сый- нигъмәт.
– Кадерле каенанам Ольга Даниловна якшәмбе көннәрендә һәрчак пирог­лар пешерде. Әлеге матур гадәтне мин дә дәвам итәм, – ди Татьяна Васильевна, – камыр ризыкларына эремчек ватрушкасы һәм пицца өстәлде.

Ир белән хатын үзлә­ренең гаилә учагын яраталар. Йорт-җирләрендә мал-туар асрыйлар, хезмәт җимешләре белән куандыручы зур бакчада да бергә эшләргә яраталар. Гаилә башлыгы җир кишәрлегенә балаларга күңелле булсын өчен кечкенә елга, күпер ясап куйган, кәрәкәләр үрчеткән. Мондый матур урын сан­дугачларның күңеленә хуш килгәндер күрәсең, аларның чут-чут итеп сайрауларын бөтен тирә-юнь сокланып тыңлый. 

Ир белән хатынның йорттагы мәшәкатьләре дә шактый, алар эштә дә күп вакытларын үткәрәләр: Татьяна Васильевна – мәдәният йорты директоры,  Александр Сергеевич – монтажчы. Әти-әнисенең үгет-нәсихәте мөһим – эшкә тотынасың икән, аны яхшы итеп башкар, шулай хезмәт куялар да. Умартачылык – ир-атның ял итү урыны, чәчәк үстерү – хатыны өчен яраткан шөгыль булып тора. Розалар, хризантемалар хатын-кызны һәм аларны күргән һәркемне сөендерә, аллы-гөлле чәчәкләр кәефне күтәрә. Тәрәзә төпләрендә күптән түгел яңа орхидея барлыкка килгән – балалары бүләк иткән. Кызы инде эшли, Ульяновскида яши, улы авиакөллияттә укый. Аларның кайтуы әти-әни өчен бәйрәм, янә җылы кочаклашулар, шат елмаюлар, сөйләшүләр, яшьләрнең ярдәме һәм өлкәннәрнең зирәк киңәшләре...

– Вакыт ничек үтүен, ба­лалар­ның кай арада үсеп буй җитүен сизми дә калдык, яңа гасырга икәү кергән идек, ә хәзер без дүртәү, барысы да хыялдагыча  килеп чыкты, – диләр бронза туйларын билгеләп үткән Татьяна һәм Александр Абраконовлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев