Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл эшчәннәре турында сөйләгез

“Татарстандагы өлкән кешенең социаль портреты” VII ачык республика бәйгесе игълан ителде.

(Тәтеш, 25 март, «Тәтеш таңнары»). ТР Пенсионерлар берлеге һәм ТР буенча Россия пенсия фонды бүлеге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган бәйгене оештыручылар булып тора. Бәйгедә Татарстанның теләсә нинди яшьтәге кешеләре, коммерцияле булмаган оешмалар, җирле үзидарә органнары һәм гаммәви мәгълүмат чаралары кат­наша ала. Бәйгенең номинацияләре: “Җиңү өчен бабайга рәхмәт” (“Сугыш  хатын-кыз йөзе түгел”, “Сугыш һәм хезмәт медальләрен бер металлдан коялар”, “Бу көн­нәрнең даны мәң­ге­лек”), “Мин сөенәм: безнең  әлеге  эш минем респуб­лика хезмә­тендә чагыла”, “Пумала һәм буяулар минем күңел канатымны рәсемгә ясасын иде”. Бәйгедә катна­шырга рус һәм татар телләрендәге эссе, видео­роликлар, компьютер тәкъдим итүләре кабул ителә.

Бәйгенең беренче, муниципаль этабы 2020 елның 10 мартыннан 8 апреленә кадәр уза. Белешмә өчен телефон: 2-57-69.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев