Сталинград сугышы – Бөек Ватан сугышында иң зур бәрелешләрнең берсе.
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Сталинград сугышы – Бөек Ватан сугышында иң зур бәрелешләрнең берсе.

2 февраль – Сталинград янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткән көн

(Тәтеш, 2 февраль, “Тәтеш таңнары”). Сталинград сугышы – Бөек Ватан сугышында иң зур бәрелешләрнең берсе. 1943 елда бу көнне Совет армиясе Бөек Ватан һәм Икенче Бөтендөнья сугышлары ­барышында төп борылыш башлануын тәэмин итеп, Сталинград янындагы сугышта немец гаскәрләрен тар-мар иткән. “Сталинградны саклаучыларның батырлыгы – ныклык һәм каһарманлык үрнәге буларак тарихка кереп калган. Җирдәге тынычлык өчен ветераннарга баш иябез”, – диде ­район башлыгы Рәмис Сафиуллов.    

Тәтештә, Дан Мемориалы янында, район башлыгы урынбасары Евгений Курков, оешма җитәкчеләре, студентлар, кадетлар, мәктәп укучылары катнашында митинг узды. Анда  Сталинград сугышында катнашкан якташлар-Ватан сакчыларының портретлары да бер сафта булды. 

Обелискка истәлек гирляндасы, Мәңгелек утка кызыл канәферләр салдылар. Һәлак булган якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
 


Нет комментариев