Сугышчыларны хөрмәт белән искә алганнар
Байраш авылы җирлегендә Билгесез солдат көненә багышланган “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый” дип исемләнгән тантаналы митинг булып узган.
(Тәтеш, 8 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Байраш авылы җирлегендә Билгесез солдат көненә багышланган “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый” дип исемләнгән тантаналы митинг булып узган.
– Митингны авыл җирлеге башлыгы Гобәев Әсхәт Минзаһит улы ачып җибәрде. Чарада Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган барлык кешеләрне, сугыш кырында билгесез югалганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. Яшь армиячеләр “Ватанны саклаучыларга дан” обелискына чәчәкләр салдылар, – дип хәбәр итте авыл кешеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев