Алар патриотлар тәрбияләгән
Күргәзмә Татарстанның төрле почмакларыннан 45 ир-ат портретын үз эченә ала.
Район мәдәният йорты фойесында “Геройның әтисе” дип исемләнгән күчмә фотокүргәзмә эшли. Күргәзмә Татарстанның төрле почмакларыннан 45 ир-ат портретын үз эченә ала.
Алар кулында – улларының, махсус хәрби операциядә катнашучыларның сурәтләре, аларның бүләкләре, армия беретлары, шәхси әйберләре. Әтиләренең фотопортретлары астында – аларның балалары турындагы сүзләре һәм истәлекләре язылган, аларны күз яшьләрсез укып булмый.
Дүшәмбе көнне булган күргәзмәне ачу тантанасында район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Россия Герое, Тоншерма авылында туган Михаил Марцевның әти-әнисе катнашты. Михаилның әтисе Николай Петровичның портреты да экспозициядә үз урынын алган. Анда түбәндәге эчтәлектәге юллар бар: “Улым тыныч бала булып үсте, ләкин балачактан ук боерык бирергә яратты, барлык малайлар кебек үк, күп вакытын дуслары белән урамда үткәрде, төркемнең җанландыручысы булды. Мәктәпне тәмамлаган вакытка Михаил хәрби булырга карар итте. 2005 елда ул Казан югары танк команда училищесына укырга керде, ике елдан соң Советлар Союзы маршалы К. К. Рокосовский исемендәге Ерак Көнчыгыш югары гомуми гаскәр команда училищесына күчерелде. 2009 елда Михаил Кара диңгез флотының диңгез пехотасының 810нчы гвардия бригадасына билгеләнде.
Улым махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк катнашты: Мариупольне азат итте, Новомихайловка, Угледар, Энергодар янындагы бәрелешләрдә, шулай ук Курск өлкәсен азат итү бәрелешләрендә катнашты.
Без улыбыз белән бик горурланабыз һәм аңа үз карамагындагыларның гомере, куелган бурычларны үтәү өчен нинди зур җаваплылык йөкләнгәнен аңлыйбыз. Улыбызга ышанабыз, Җиңүгә ышанабыз! Җиңү безнең якта булачак!”
“Геройның әтисе” күчмә фотокүргәзмәсе ел ахырына кадәр Татарстанның барлык районнарында тәкъдим ителәчәк һәм 1 декабрьдә Лениногорск, Бөгелмә районнарында үз эшен тәмамлаячак. 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында күргәзмәнең электрон версиясен булдыру экспозиция эшенең нәтиҗәсе булып торачак.
Тәтештә фотокүргәзмәне 2025 елның 3 августына кадәр карарга була.
“Геройның әтисе” проекты “Бердәм Россия” партиясе, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Татарстан Республикасы филиалы, ТРның “Әтиләр берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы һәм “Хәрби хезмәткәрләрнең офицер хатыннары һәм гаиләләре берлеге” төбәкара иҗтимагый оешмасы ярдәмендә башланып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев