Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
#БезненГеройлар

Әнисе аның саклаучы фәрештәсе булыр дип уйлаган идек

Павел Карпов (Байкал кушаматлы) үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

“Аның үлгәненә ышанмыйм. Каядыр киткән дә, тиздән ишекне ачып өйгә кайтып керер кебек тоела”, – ди Иоково авылыннан Николай Карпов улы Павел турында.

Николай Григорьевич аз сүзле. Улы турында сөйләшкәндә Әфганстан сугышында катнашкан ир-ат күз яшьләрен яшерергә тырыша, әмма тавышындагы калтырау аңа ничек авыр икәнен белгертә.

Ул үзе 1988 елның сентябреннән 1989 елның февраленә кадәр Үзбәкстан белән Әфган чигендә совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында хезмәт иткән. Интернациональ бурычын намус белән үтәгәне өчен “Совет Армиясе отличнигы” билгесе белән билгеләнгән. Аның әтисе Григорий Павлович, Павелның бабасы – Донецк янында хәбәрсез югалган Степан Никоноров кебек, Бөек Ватан сугышында катнашкан. Патриотлык Карповларның каннарында. Шуңа күрә Павел да, 2022 елның көзендә повестка алгач, качып йөрмәгән, шунда ук военкоматка киткән.

Әтисе улының бала чагында әйткән сүзләрен елмаеп исенә төшерә: “Мин армиягә бармыйм, мин бит анда беркемне дә белмим”. Ә вакыты җиткәч, йомшак холыклы булуына карамастан, хезмәт тә иткән, Ватанны неонацистлардан сак­лауга да баскан.

Павел гади авыл малае булган, авыл мәктәбен, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган, Мәскәү янында аерым оператив дивизиядә хезмәт иткән, аңа кадәр анда абыйсы Александр хезмәт иткән булган.

Яшьләрнең күбесе авылдан шәһәргә китәргә омтыла, ләкин Паша андыйлардан булмый.

– Тәтешкә эшкә урнашырга мөмкинлек булса да, авылдан китәргә теләмәде. Ул шундый гади авыл малае иде. Җәй көне иртән торып, бакчадагы бөтен чүпне тәпкеләп чыгар иде. Кыш көне карчык­ларга кар көрәргә, телевизорларын тоташтырырга ярдәм итәр иде. Аннан башка Иоково ятим калды, – ди ачынып Карповларның туганы Алина Сазонова. – Аның хатыны да, балалары да булмады. Павликның әнисе Татьяна Александровна аның үлеменә ике ел кала вафат булды. Аны МХОга алып киткәч, без ни өчендер әнисе анда аның саклау­чы фәрештәсе булыр дип уйлаган идек. Ул бит әни җанлы бала иде.

Махсус хәрби операциядә Павел 2022 елның көзеннән хезмәт итә башлый. 2023 елның августында, үзенең беренче һәм соңгы ялыннан килгәннән соң берничә көн узгач һәлак була.

– Өйгә ул июльдә кайтты, барлык дусларын җыйды, зур бәйрәм оештырды. Хәтта салют та булды. МХО беткәч, авылда йорт салачагын, Иоковода яшәячәген әйтте. Ә менә ничек килеп чыкты. Өй тора, ә Паша юк... – дип уртаклаша Николай Григорьевич.

Ул йортны улы үлгәннән соң, аның истәлегенә салган. Гәрчә шәһәрдә фатир сатып алу мөмкинлеге булса да. Ләкин Павел туган авылы Иоковода йорт салу турында хыялланган.

– Әтисенә ул беркайчан да үз кичереш­ләрен күрсәтмәде. Ялда булганда, ирем белән безгә, соңгы тапкыр кайттым, бүтән кайтмаячакмын, диде. Ул чагында без аны андый сүзләре өчен әрләдек. Бездә, туганнарда, начар уйлар булмады. Ул элемтәгә еш чыга иде. Отпусктан соң МХОга кире киткәндә, хезмәттәшләренә күчтәнәчләр җыйдым. 1 августка элемтәгә чыкты, полигонда атып бетергәчтен – шалтыратам диде. Аларның өйрәнүләре анда узган. Икенче көнне шалтыратмады, элемтә юк иде. Аннары безгә солдатларыбыз булган полигонга ракета бәргәннәрен сөйләделәр. Павликның корсагына кыйпылчык эләккән. Башта ул исән булган, хезмәттәшләре аны полигоннан алып чыккан. Әгәр аңарда саклау жилеты булган булса, мөгаен, исән дә калган булыр иде. Ә егетләр аларны салганнар, эссе булган, шуңа күрә яралылар да, үлүчеләр дә ул көнне күп булган, – дип сөйли Алина Сазонова.

Николай Карповның йортында хәтер почмагы бар. Кайгыртучан ир кулы белән обойларга хатыны һәм кече улы фотолары ябыштырылган, стенадагы кадакка Павелның армиядә хезмәт итеп кайткан фуражкасы эленгән. Һәм Батырлык ордены... Байкал кушаматлы Россия солдаты батырлыгы турында искә төшереп торыр өчен…

фотоны Алина Сазонова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев