Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
#БезненГеройлар

Фреди кушаматлы разведчик белән сөйләшергә насыйп булды

Армия хезмәтен ул ун ел элек Калининградта диңгез пехотасында үткән.


Фреди кушаматлы разведчик белән безгә бары тик чираттагы отпускасыннан соң махсус хәрби операция зонасына китәргә бер көн калгач кына телефон аркылы сөйләшергә насыйп булды.  

Ялга кайт­­кач, ир-егетләр күп вакытларын гаи­ләләре белән үткә­рер­гә тырышалар, һәр минутны кадерли­ләр, ә Альфред В. (минем әңгәмәдәшемнең исеме шулай) ике кечкенә баласы, хатыны, абыйсы, әти-әнисе бар, һәм алар барысы да солдат­ның кайтуын зарыгып көткәннәр.

Ул аз сүзле, чын разведчик нәкъ тә шундый булырга тиештәдер, мөгаен. Армия хезмәтен ул ун ел элек Калининградта диңгез пехотасында үткән.  

– Кичектереп тору теләге булмадымы? Яки, яшьләр теле белән әйткән­дә, “бармыйча калырга”? – дип сорыйм.   

– Юк, шулай ук олы абыем Данис та хезмәт итте, шуңа күрә минем өчен армиягә барыргамы яки юкмы дигән сорау тумады, – ди Альфред. –

Хезмәт итү ошый иде, шуңа күрә хәрби хезмәт тәмамлаганнан соң ике ел узгач, контрактка кул куйдым. Тольяттида, баш разведка идарәсенең махсус билгеләнешендә, 2017 елга кадәр хезмәт ­иттем. 

Мобилизация башланган вакытта Альфред хатыны һәм ике баласы белән Казанда яши торган булган, чакыру кәгазен әти-әнисенә тапшырганнар. Ул, Тәтешкә кайткач ук, хәрби комиссариатка барган. Качып йөрергә күнекмәгән, ди. Якыннарына авыр булган, әлбәттә, алар хәзер дә үзләренең солдаты өчен борчылалар, ләкин Альфред карарларны үзе кабул итәргә гадәтләнгән. Ул белдергәнчә, тәҗрибәсе яр­дәмендә аңа махсус хәрби операциянең катлаулы шартларында күп нәрсәләрне җиңел кичерергә насыйп булган: ир-атның биш елга якын махсус билгеләнештә хезмәт итүе юкка гынамы.  

– Куркыныч буламы? – дип кызыксынам. 

– Һәркемгә дә куркыныч, бу гадәти халәт, – дип җавап бирә Альфред.

– Разведчик булыр өчен нинди дә булса аерым сыйфатларга ия булырга кирәктер, мөгаен? – дигән чираттагы соравымны бирәм. 

– Иң мөһиме, разведчик булу теләге кирәк, – дип җавап бирә солдат, бер генә секунд та уйлап тормыйча.  

Ул махсус хәрби опе­рациянең тәмамла­нуы турында фаразларга ашыкмый, әмма шулай да, җиңү Россия ягында булачак, дип ышанычлы рәвештә билгеләп үтә.  

Бүген иртәнге сәгать 10да Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен масштаблы патриотик акция старт алды. Марафон көн дәвамында 22.00 сәгатькә кадәр узачак.

фотоны Альфред В. тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: все свои