Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
#БезненГеройлар

Яшь әһәмиятле түгел

Махсус хәрби операциядә катнашучы Евгений (кушаматы – Космос) ике ел элек муниципаль телевидение җитәкчесе иде, бүгенге көндә ул Көньяк гаскәрләр төркеменең махсус билгеләнештәге подразделение сугышчысы булып тора.

Космос – разведка пилотсыз очу аппаратын куллану өлкәсендә белгеч. Хез­мәт итү дәверендә аңа сугыш нокталарында кулланыла торган пилотсыз очу аппаратларының барлык төрләре белән дә диярлек эш итәргә туры килгән, болар квадрокоптер тибындагы пилотсыз аппаратлар, FPV, зур разведка яки һөҗүм итү дроннары, канатлар һәм башкалар.

– Пилотсыз очу аппараты операторы булырга теләгәндә, эш тәҗрибә­се булу, әлбәттә, хуплана, ләкин ул төп шарт булып тормый. Тәҗрибә пи­­лотның киләчәктә һич­шиксез уңышлы булачагын аңлатмый. Өйрәнүгә сәләтле булу һәм, әлбәттә, теләк булу күпкә мөһимрәк. Моны болай дип әйтәм, кеше өйрәнергә теләсә, аны берни дә туктата алмый. Бездә тәҗрибәле белгечләр җитәрлек, димәк, өйрәтүче бар. Хәрби хәрәкәтләр вакытында пилотсыз очу аппараты белән эшләү рәвеше үзе бер табигый сайлап алу булып тора: өйрәнергә теләмәүчеләр яки ниндидер сәбәпләр аркасында идарә итү күнекмәләрен үзләштерә алмаучылар тиз арада төшеп калалар. Чөнки бу эш зур игътибар, координация, логик һәм стратегик карарлар кабул итә белүне таләп итә. Өйрәнү вакыты сугышчы эшләячәк пилотсыз сис­теманың төренә бәй­ле. Ике-өч көнлек курслар да бар, берничә атнадан берничә айга кадәр сузылганнары да очрый.

 – Яшькә килгәндә – ул әһәмияткә ия түгел. Шәхсән үзем 18 яшьтән алып 20 яшькә кадәрге егетләр белән эшләдем, алар бик яхшы өйрәнәләр. Бездә шулай ук 50 яшьтән узган ир-егетләр дә бар, алар пилотсыз очу аппараты белән идарә итү техникасын бик җиңел үзләштерәләр, бу өлкәдә үзләрен табалар һәм хәрби йөкләмәләрне уңышлы үтиләр, – дип сөйләде Евгений.

Татарстанда контракт төзегәндә Идел буе федераль округында иң югары бер тапкыр бирелә торган түләү: 2,9 миллион сум. Ул ике өлештән тора: 2,5 миллион сум Татарстан бюджетыннан бүлеп бирелә; ә 400 мең сум  РФ Оборона министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителә.
Тәтеш районы хәрби комиссариаты элемтәсе: 
Тәтеш шәһәре, Свердлов урамы, 67нче йорт, телефоннары: 8 (84373) 2-50-46, 2-50-48.

фото публикация герое тарафыннан тәкъдим ителде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев