Илкүләм гвардия гаскәрләрендә хезмәт иткән
Кадыштан армиядә хезмәт иткән Игорь Поселкин хәрби һәм махсус әзерлектәге югары күрсәткечләре, шулай ук вазифаларын намус белән үтәгәне өчен командованиедән рәхмәт алган.
Кадыштан армиядә хезмәт иткән Игорь Поселкин хәрби һәм махсус әзерлектәге югары күрсәткечләре, шулай ук вазифаларын намус белән үтәгәне өчен командованиедән рәхмәт алган.
– Улыбыз авыл хуҗалыгы техникумында укыды, узган елның апрелендә армия хезмәтенә китте. Аның хәрби хезмәткә яраклылыгы иң югары категориядә иде. Армиягә авырлыклардан курыкмыйча барды. Аңа кадәр автомәктәптә йөк машинасы йөртүче һөнәрен үзләштерде. Татарстан хәрби комиссариатында аны башта Керчькә җибәрделәр. Өйрәнү частеннән соң, Краснодар краеның Туапсе шәһәренә, илкүләм гвардия гаскәрләренә эләкте. Аны янгын сүндерү машинасы йөртүчесе итеп билгеләделәр. Үзе әйтүенчә, әлеге машина белән патрульгә чыккан. Ефрейтор исемен алды. Хезмәте турында сорагач, барысы да яхшы, дип әйтә иде.
Игорь шушы араларда армиядән кайтты. Техникумда укуын дәвам итәчәк, механик һөнәрен алачак. Техника аңа һәрвакытта ошый иде. Аны яхшы белә, В һәм С категорияле йөртү таныклыгы бар. Улыбыз – бик яхшы йөртүче, ә хәзер инде өстәвенә илкүләм гвардия гаскәрләрендә хезмәт иткәндә дә яхшы тәҗрибә алды, – дип уртаклашты хәрби хезмәткәрнең әнисе Светлана Поселкина.
фотоны Светлана Поселкина тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев