Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
#БезненГеройлар

Җиңү уртак булачак

Тәтеш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар ярчаллылылардан гуманитар ярдәм алды

Шушы көннәрдә район мәдәният йортында җылы очрашу булды, анда Тәтеш һәм Яр Чаллы волонтерлары, сугышчыларның әниләре җыелды.

Якташыбыз Данил Шә­ри­пов абыйсы белән тәтеш­леләргә – махсус хәрби операциядәгеләргә зур гуманитар йөк тапшырды.

– Бу юлы без 43 рация, биш генератор, бер пилотсыз очу аппараты детекторы, яшеренү челтәрләре, азык-төлекләр, гигиена кирәк-яраклары һәм башка бик күп әйберләр алып бардык. Боларның барысын да безгә Яр Чаллыдан берничә волонтер төркеме, Мәскәү һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары кешеләре җыйды. Алар тәтешлеләрне чын күңелдән хуплыйлар, шәхсән минем өчен бу кече ватаным һәм минем өчен бу бик мөһим. Без “ярдәм иттек – оныттык – дәвам иттек” принцибы буенча эшлибез, шуңа күрә бу юнәлештә алга таба барачакбыз һәм яхшыга өметләнәчәкбез, – дип ­уртаклашты Данил.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева,  мондый ярдәм безнең сугышчыларга бик мөһим булуын билгеләп үтеп, волонтерларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Хәзерге вакытта дәва­ла­­нуда булган хәрби хез­мәткәр Евгений да аның сүзләренә кушылды:

– Читтә калмавыгыз өчен рәхмәт, чөнки кайберәүләр өчен махсус операция – ул аларның бүгенге көненә катнашы булмаган ниндидер ерак әйбер. Чынбарлыкта исә бу алай түгел. Безнең сугышчылар ярдәмендә хәрби хәрәкәтләр бездә түгел, ә башка территориядә бара. Мин үзем хәрби контракт төзегәнче ике ел дәвамында волонтер идем, Донбасска бардым. Бу катлаулы эшне башкару, ки­рәкле әйберләрне табу, безнең егетләргә нәкъ тә менә нәрсә кирәклегенә һәм нәрсә кирәк булачагына ышану авыр булуын мин аңлыйм. Барлык хәрби хезмәткәрләр исеменнән сезгә зур рәхмәт белдерәм. Җиңү безнең якта булачак, һәм ул безнең уртак җиңүебез булачак!

Ялга кайт­кан махсус хәрби опе­ра­циядә катнашучы Константин ярдәм иткәннәре өчен 1234нче полкның инженер-сапер ротасы сугышчыларыннан рәхмәт белдерде.

– Яр Чаллыдан инициатив төркем, аерым алганда Данил белән, биш ай элек хезмәттәшлек итә башладык. Һәм без шундук хәйрия эшчәнлегендә зур булышлык тойдык. Үзенең беренче килүендә ул безнең махсус хәрби операциядәге егетләргә – Рамил белән Иванга 16 рация тапшырды. Көн дә, төн дә, теләсә кайсы вакытта, счетка акча күчерү бара, – дип хәбәр итте Маргарита Адайкина. – Яшеренү челтәрләре үрү өчен кирәкле товарлар сатып алабыз. Хәзер бездә 600 яшеренү челтәре ясалды, аларны алырга хәрби частьтан килергә тиешләр.

Ул, форсаттан файда­ла­нып, актив хатын-кыз волонтерларга ватан­пәр­вәрлекләре һәм хәрби хез­мәткәрләргә ярдәм ит­кәннәре өчен 621нче аерым гаубица артиллерия дивизионының 2нче батареясе шәхси сос­тавыннан рәхмәт хаты килүен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев