Җиңүне якынайталар
Тәтешлеләр МХО сугышчылары өчен чираттагы гуманитар йөк җибәрде.
Аны тапшыру Тәтеш механика заводы янында булды.
– Безнең инициатив осталар төркеме заказ буенча модернизацияләнгән Калашников пулеметын урнаштыру өчен 11 зур турель һәм снайпер винтовкасы өчен биш кечерәк турель ясады. Аларны ясавыбызны Тәтештән хәрби хезмәткәр Данил сорады, ул безгә “Авангард” газетасы аша чыкты. Шулай ук турельгә тагын ихтыяҗ бар, бишесен без җибәрдек, унысын эшлибез. Автомобильләргә урнаштыру өчен турельләр ясарга планлаштырабыз, – дип уртаклаштылар осталар.
Моннан тыш, “Веруем в веру” төркемендәге Урюм волонтерлары хәрби хезмәткәрләргә яшеренү челтәрләре, коры ашлар, башка азык-төлек тапшырганнар. Шулай ук Тәтештән газ баллоннары, дымлы тастымаллар, чәй янына күчтәнәчләр биргәннәр.
– Без, егерменче мотоукчылар полкы сугышчылары, тәтешлеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Кадерле дуслар, сезнең ярдәм белән күк йөзе күпкә чистарак булачак, ә безнең уртак җиңүебез якынаячак. Бары тик бергә генә без дошманны җиңә алачакбыз, ә соңыннан исән-сау өйгә кайта алачакбыз. Җиңү безнең якта булачак! – диде Пенсия кушаматлы МХО катнашучысы, йөкне кабул итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев