Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
#БезненГеройлар

Нәтиҗә күрсәтергә әзер

МХО ветераны Алексей Симанов Тәтеш районын “Абилимпикс” чемпионатында тәкъдим итә.

2023 елда контракт буенча хәрби хезмәткә алынгач, ул өйрәнүләр узган һәм танкка каршы идарә ителә торган комплексның өлкән операторы белгечлеге алган. 

2024 елда сугышларның берсендә яралана, ярты ел госпитальдә дәвалана, сәламәтлеге торышы буенча хезмәттән азат ителә. 

Әмма МХО ветераны, хезмәт вакытындагы кебек үк, сугышчан холкын күрсәтә һәм бирешергә җыенмый. Ул пилотсыз очу аппараты операторына укыды һәм узган ел Казанда әлеге компетенция буенча МХО ветераннары арасында беренче “Абилимпикс” чемпионатында чыгыш ясады. Ә соңыннан Мәскәүгә илкүләм чемпионатка юллама алды. 

Быел Алексей Юрьевич ярышларга актив әзерләнгән һәм бүген республикабыз башкаласындагы чемпионатта БПЛА белән идарә итү буенча осталыгын күрсәтергә китте. 

– Узган юлгы кебек минем тренерым булып Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте укытучысы Артем Прутсков тора, аның белән минем үзара аңлашуым бар. Әзерләнүдә кыенлык­лар булмады, бурычларны үтәү барышында белем һәм күнекмәләр­ камилләштерелде. Хә­зерге ярышларда теоретик өлеш үзгәрде һәм тагын пилотсыз очкычның башка моделе белән идарә итәчәкбез. Безнең компетенциядә быел катнашучылар былтыргыга караганда өч тапкырга күбрәк, көндәшләр көчле булачак, әмма мин нәтиҗә күрсәтергә әзер, җиңүгә омтылачакмын, – дип уртаклашты тәтешле. 

“Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалының Тәтеш районындагы социаль координаторы Радик Шәмсетдинов, ул Тәтеш районы вәкилен чемпионатка озата бара, МХО ветераннарына тыныч тормышка яраклашуда ярдәм итүнең мөһимлегенә басым ясый. Ул билгеләп үткәнчә, аларның күбесе, физик чикләүләргә кара­мас­тан, хезмәт эшчән­леген дәвам итәргә һәм яңа һөнәрләр үзләш­терергә омтыла. 

– “Абилимпикс” чемпионаты кысаларында бөтен илдән сигез йөзгә якын кеше катнашыр дип көтелә, алар 21 компетенция буенча ярышачак. Ә Алексейның “Абилимпикс” чемпионатында катнашуы аның шәхси казанышларын ассызыклап кына калмый, ә башка ветераннар өчен дә үрнәк булып тора һәм теләсә нинди кыенлык­ларны да җиңеп, яңа тормышта уңышка ирешеп була икәнен күрсәтә, – дип ассызыклады Радик Шәмсетдинов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев