Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
#БезненГеройлар

Олы абыйсы үрнәге буенча

Яңа ел алдыннан район башлыгы Рәмис Сафиуллов махсус хәрби операциядә катнашучы Алексей Пигиловның әнисе Ольга Пигиловага 25нче гомумхәрби армия командующиеннан Рәхмәт хаты тапшырды.

“Махсус хәрби операция уздыру барышында Алек­сей Геннадьевич гомер өчен куркыныч тудырган шартларда фидакарьлек күрсәтте, хезмәт бурыч­ларын намус белән үти, югары җаваплылык һәм башкаручанлык күрсәтә”, – диелә хатта.

Алексей Пигилов турында күбрәк белү өчен без аның әнисе Ольга Ивановнага шалтыраттык. Аның олы улы Евгений Подгорный да махсус хәрби операциядә катнаша булып чыкты.

Пигиловлар 2011 елда Брянскидан Тәтешкә күче­нәләр. 

Гаилә башлыгы Генна­дий Владимирович ту­мышы белән Зеленовка авылыннан була, Брян­скида хәрби очучы бу­лып хезмәт итә, һәм пенсиягә чыккач, хатыны белән балаларын туган нигезенә алып кайта. Ул чакта улларына (гаиләдә алар өчәү) 17, 7 һәм 5 яшь була. Сүз уңаеннан, Ольга Ивановнаның әтисе – шулай ук  хәрби очучы, шуңа күрә малайлар хәрби хезмәткәрнең эш көннәре ничеклеге хакында бала­чактан ук беләләр.  

– Олысы Евгений баш­та авыл хуҗалыгы тех­ни­кумын тәмамлады, армиядә хезмәт итте, ан­нары Казан дәүләт аграр университетында белем алды. Тәтешкә кайтты, механика заводында, рай­он­дагы хуҗалыкларның берсендә эшләде. Хәрби хез­мәт беркайчан да аның омтылышы булмады. Махсус хәрби операциягә ул өлешчә мобилизация кысаларында чакырылды. Чакыру кәгазе килгәндә, ул Тольяттида эш буенча командировкада иде. Повестканы ирем алды, югыйсә ул моны эшләми дә ала иде. Ләкин без андый түгел. Ирем Евгенийга шалтыратты, ул шундук кайтты. Башта миндә тетрәнү халәте булды: без тиз генә җыендык, кирәк­ле барлык әйберләрне сатып алдык. Махсус хәр­би операциягә китәр алдыннан улым өйләнде. Башта рядовой сапер иде, ә 2024 елның июленнән ул кече сержант, комплектлау бүлеге инструкторы ва­зи­фа­сын били. Хәрби йөкләмәне үтәгән вакыт­та кыйпылчыктан яра­лану алды. Госпи­таль­дә дә­валанды һәм кабат хезмәтенә кайтты, дө­рес, сәламәтлек торы­шы буенча башка вази­фага, штабка. Без сирәк шалтыратышабыз, Ев­гений отпускка да шулай ук еш кайтмый. Аның өчен хәзер күңелем берникадәр тыныч, – дип уртаклаша Ольга Ивановна. 

Хезмәт итү вакытын­да Евгений Подгорный “Сугыш­чан батырлык өчен”, “Миналардан арын­дыр­ган өчен”, “МХОда кат­нашучыга”, “Татарстан Рес­пуб­ликасы ал­дын­дагы казанышлар өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

– Әгәр Евгений җитди, бик яхшы укы­ган, гра­моталары күп, тех­ни­кумны кызыл диплом белән тәмамлаган һәм югары белем алган булса, Алексей инде – аның капма-каршысы. Ул укырга теләмәде, мәк­тәпне тәмамлап, агро­ном белгеч­леге алуына мин бик шатландым. Аның абыйсы белән уртак яклары булган бердәнбер әйбер – аның да хәрби булырга план­лаштырмавы. Алексейны 2024 елда армиягә чакыр­дылар, ул Ростов өлкә­сенең Ковров шәһәрендә хезмәт итте. Алар частена Казан танк училищесы вәкилләре килгәч, кон­тракт төзеде һәм Казанга өйрәнүләргә җибәрелде. Ике айдан соң Алексей үзе махсус хәрби операциягә барырга дигән карарны кабул итте. Олы абыйсы үрнәге буенча, дип уй­лыйм. Бу улымның аңар­дан беркем дә көт­мәгән карары булды, ләкин ул безнең һәрчак шундый булды. Алексей һәрвакыт үзе ничек хәл итсә, шулай эшли. Хәзер анда, махсус хәрби операциядә, ул үзен кирәкле һәм файдалы итеп тоя. Ә мин, әни буларак, аның белән горурланам, әлбәттә. Рота командиры шәхсән үзе шалтыратты, улыма яхшы тәрбия биргәнем өчен рәхмәт әйтте: ул яраланган иптәшләрен сугыш кырында калдырмаган, үзе  яраланган булса да, аларны алып чыккан. Контракт төзегәннән соң ярты ел узгач, үткән елның җәендә, ул ялга кайтты. Бик үзгәргән, җитдигә, җаваплыга әверел­гән, миңа ярдәм итә. Йортны төзекләндерде, түбәсен япты. Без көн саен диярлек элемтәдә. Алексей февральдә ялга кайтырга ниятли. Ничек каршылыйммы? Минем каз инде катыргычта. Минемчә, беренче кичне гаилә даи­рәсендә үткәрер, ә аннары – дуслары белән, машинасы белән мавыгыр (ул машина сатып ал­ды), мин моңа аңлап ка­рыйм, – ди елмаеп Ольга Ивановна.

Аның кече улы Васи­­лийга 18 яшь. Ул Тә­теш авыл хуҗалыгы техникумы студенты. Бик тиздән аны армиядә хезмәт итү көтә, һәм ул моңардан курыкмый. Чөнки Пи­гиловлар гаиләсендә үзенә бер төрле кагыйдә бар: армиядә хезмәт итмәгәнне, кыенлыклар кичермәгәнне ир-егет дип санамыйлар. Гаилә башлыгы Геннадий Вла­ди­мирович чагыннан ук инде шулай гадәткә кертелгән була…

фото: Пигиловлар гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев