Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
#БезненГеройлар

Тәтешле Дмитрий Чайкин үз бурычын намус белән үти

Дмитрий Владимирович кадет мәктәп-интернатында укыганда ук Ватанны һәм аның мәнфәгатьләрен яклаучы булырга хәл итә.

Әти-әнисе улларының теләген хуп­лый, әтисе аның физкультура һәм спорт дәресләре белән кызыксынуына рух күтәренкелеге өсти. Дмитрий бишенче сыйныфта укыганда ук инде хәрби-гамәли спорт төрләре буенча мәктәп җыелмасына керә һәм ярышларда мәктәп данын яклый. 

–  Санкт-Петербургның Михайлов хәрби артиллерия академиясенә укырга кергәч тә спорт белән шөгыльләнүемне дәвам иттем. Нәкъ тә безнең кадет мәктәп-интернаты миңа алга таба үсештә зур этәргеч бирде, минем ихтыяр көчен ныгытты. Академиядә укыган вакытта мин беренче отделение командиры вазифасын биләдем. Шулай ук хәрби-гамәли спорт төрләре җыелмасында тордым, бигрәк тә мин каршылыклы полосалар аша йөгерү техникасын яхшы үзләштердем, команда белән Казанга һәм Рязаньга бардык. Моннан тыш, чаңгы ярышларында катнаштым, кул көрәше белән шөгыльләндем, ишкәкле йөзү буенча спорт мастеры кандидаты исемен алдым, – ди өлкән лейтенант.  

Академияне тәмамлагач, ул 2018 елда билге­ләнеш буенча Тверьга эләгә. Хәрби частьта хәрбиләрне вазифаларга һәм бүлекчәләргә билгелиләр. 

Тәтешле 2022 елның февралендә махсус хәрби операциядә катнашучы була, хәрби йөкләмәләрне үтәр өчен ул МХОга җибәрелә. 

– Урман полосасы безнең урнашу урыны булды, торыр урынны нульдән җиһазладык, блиндажлар, саклану корылмалары ясадык, берничә көн эчендә диярлек торыр урын да әзерләдек, хезмәт тә иттек. Мине саклау һәм әйберләр ташу взводы командиры итеп билгеләделәр. Безнең төп бурыч хәрби машиналарны күчерү һәм җиһазлау иде, шулай ук хәрби заданиеләргә дә чыктык, – дип сөйли Дмитрий Владимирович.   

Взвод командиры аларның подразделениесе хәрби техника белән югары дәрәҗәдә тәэмин ителүен билгеләп үтә.   

– Үткән елны без залп уты ракета систе­масының аеруча да камилләш­терелгән комплексы белән коралландык. Ул дошманның тере көчләрен, бронетехникаларын, тактик ракеталарын, зенит комплексларын, махсус урынга куелган вертолетларын, команда пунктларын, элемтә узелларын, хәрби-сәнәгать инфраструктураларын җимерү өчен билгеләнгән. Әлеге системаның төшү төгәллеге, шулай ук ату ераклыгы кебек, бик югары дәрәҗәдә, – дип белдерә горурлык белән ракетачы.      

Командованиенең мөнәсәбәте дә хәрби хезмәткәрләр өчен мөһим булып тора. 

– Югарыдагы начальство махсус хәрби операция узуның беренче көненнән үк сугыш барган урыннарга чыкты, солдатлар белән аралашты, безнең ничек яшәвебезне карады. Командирларыбыз да шулай ук безнең хакта кайгырттылар, борчылдылар. Мондый хуп­лау контракт­чыларны рухландырды, алардан нәрсә таләп ителүен барысы да аңлады һәм, арыганлыкка, авырлыкларга да карамастан, куелган йөкләмәләрне үтәде, – ди ­Дмитрий Чайкин. 

Үзенең хезмәттәшләре турында сөйлә­гәндә, ул хәрби шартларда иптәш­ләренең ышанычлы таяныч булуы аеруча да нык сизелә дип билгеләп үтә. Куркыныч хәлләр булганда, нәкъ менә әлеге ярдәм һәм ышаныч максатка ирешер өчен көч биргән дә инде.  

Тәтешле үз бурычын намус белән үти – Ватанны һәм РФ дәүләте мән­фәгатьләрен яклау барышында хәрби хәрәкәтләрдә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен ул Жуков медале, шулай ук ике дәрәҗә “Сугышчан батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.  

фотоны Дмитрий Чайкин тәкъдим итте


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев