Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
#БезненГеройлар

Таулар арасында калган яшьлек

Әфган сугышы ветераны Илдар Сәмигуллин Ватан алдындагы бурычын үтәгәндә, язмыш сынауларының иң авырына – чит җирләрдә барган хәрби бәрелешләргә эләгә.

Илдар Зур Әтрәч авылында туа. Шунда сигез сыйныфка кадәр укый, аннары Монастырскийдагы СПТУ­да тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. 

Армия сафларына алына, Әрмән­станның Октемберян һәм Кировакан шәһәрләрендә махсус әзерлек уза, корал белән ничек эш йөртергә кирәклегенә өйрәнә. 
Шуннан соң хәрби хезмәткәрләр­не самолет белән Грузиягә озаталар, аннары – Әфганстан Демократик Республикасының Шинданд шә­һә­­ренә. Ул хезмәт иткән еллар сугышның иң катлаулы һәм куркы­ныч вакытларына туры килә. Илдар Ярулла улы мотоукчылар полкының артиллерия дивизионына эләгә, шофер буларак операцияләргә корал ташый. 

Язма герое әйтүенчә, ул хәрби операциядә 22 тапкыр катнаша. Таулы җирләр, эсселек, тузан өермәсе һәм һәр адымда сагалап торган кур­кыныч астында солдат үзенең антына тугры кала. 

– Армиягә без Зур Әтрәчтән 1984 елның октябрендә 18 – 19 яшьлек егет­ләр бишәү – Гомәр Минга­лиев, Рәмис Заһретдинов, мин – Илдар Сәмигуллин, Фаяз Хәертдинов, Кече Әтрәчтән Варис Мингазов киттек. Әле тагын училищеда бергә укыган егетләр дә бар иде, районнан барлыгы 18әү алындык. Һәм барыбыз да Әфганстанга эләктек.  

Без беренче булып самолетта Шиндандка барып төштек. Ул вакытта анда яз ае иде. Иң беренче булып бо­рынга кызу, коры һәм тузанлы һава бәрелде. Иң истә калганы – беренче хәрби операция. Безгә, солдатлар буларак, тыныч халыкның иминлеген саклар, дошман белән бәрелешләр вакытында кулланыр өчен корал ташырга туры килде. Анда без шулай ук “нокталарда” да тордык, ягъни күперләрне, ГЭСны сакладык. Команда бирелүгә, се­кундлар эчендә киенеп, коралны алып сафка басарга кирәк иде. Машина эчендә барганда тимернең кызулыгыннан башка берни тоймый идем, курку хисе бөтенләй дә бул­мады. Яшь булынган инде, аңлап та җиткерелмәгән. Әле операциягә барырга дигәч, шатланып тора идек. Дошман көтмәгәндә тау башын­нан ут ачкач, без дә аларга ут ача идек. Һәрчак әзерлектә тордык. Бары тик пуляларның “сызгыруын” ишеткәч кенә гомернең кыл өстендә торуын аңлый идек. 

Бәрелешләрдә иң мөһиме – ул сугышчан дустыңның иңе. Анда милләт тә, дин дә юк. Бары тик “үзебезнекеләр”, дуслык һәм татулык кына бар. Кыскасы, барыбыз бер йодрык булып, туганнардай яшәдек. Бер стакан суны берничә кешегә бүлеп эчкән, соңгы патрон калганчы бер-береңне саклаган чакларны онытып булмый. Күпләр өчен бу сугыш  дусларны югалту урыны да булды. Кайберләре авыр яралар алды, ә минем бергә уйнап үскән дустым Гомәр шунда һәлак булды. 
Хәтта өйгә кайткач та төннәрен ар­тиллерия тавышы ишетелә, ә таулар йокыны качыра иде. Ветераннар өчен иң авыры – якын дусларыңны югалткан минутларны кабат-кабат күз алдыннан кичерү. Мин армиядән 1987 елның 9 февралендә кайттым. Хәтерлим әле, бу вакытта бездә бик салкын кыш иде. Ә Әфганстанның “кайнар” нокталары барыбер төшләргә кереп йөдәтте. Ул безнең таулар арасында калган яшьлек дисәм дә була, – ди авыр сулап хәрби хәрәкәтләр ветераны. 

 

 

Әфган утыннан исән-сау кайткан Илдар Сәмигуллин үзенең туган авылы Зур Әтрәчтә – тракторчы, аннары шофер булып эшли. Берничә елдан гаиләсе белән Тәтеш шәһәренә күченә. 

– Әфганстан минем йөрәгемдә мәң­гелек яра булып калачак. Ул безне дуслыкның кадерен белергә һәм тынычлыкны сакларга өйрәтте, – ди ветеран.
Хәзерге вакытта Илдар Сәмигуллин яшь буынга патриотик тәрбия би­рүдә үзеннән өлеш кертә. Мәктәп уку­чылары белән очрашуларда ул хәр­би хәрәкәтләрнең ачы хәтирәләре белән уртаклаша, яшьләрне Ватанны яратырга һәм аңа тугры булырга өнди. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #афганистан