Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Аш-су остасы Гөлнур Мостафинадан тәмле рецепт

Бу юлы кыстыбый камырын су белән майонез кушып эшләп карадым, миңа ошады,камыры йомшак булды.🤗🤗

Райондашыбыз, аш-су остасы Гөлнур Мостафинадан тәмле рецепт.

Кыстыбый(күзикмәк)
Бу юлы кыстыбый камырын су белән майонез кушып эшләп карадым, миңа ошады,камыры йомшак булды. Сездә эшләп карагыз дусларым! 

Камыр өчен :
1стакан бүлмә температурасындагы су;
4 аш кашыгы майонез;
он;
бер чеметем тоз;

Эчлек :
-ак майда суганны кыздырып алабыз , әзер суганны төелгән бәрәңгегә аз гына кайнар сөт кушып яхшылап болгатабыз.
Кыстыбыйны майлап барыр өчен әретелгән ак майны алдан әзерләп куябыз .

Камырны басабыз йомшак кына итеп,20 минут ял иттерәбез,вак кына кисәкләргә бүләбез ,юка гына итеп җәеп майсыз табада ике ягында пешереп алабыз ,кыстыбыйларыбызны өеп барабыз .Чиста тастымал белән төреп куябыз .Шуннан соң акрынлап бер-бер артлы бер яртысына эчлекне салып икенче ягы белән каплап куеп кыстыбыйларыбызны ясыйбыз.Эретелгән ак май белән майлыйбыз.Кайнар килеш табынга бирәбез.

Чәйләрегез тәмле булсын дусларым! 

фото: vk.com/public192916668

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев