Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Аяк киемнәрен машинада юабыз

Шнурларын, олтыракларын (стелька, ябыштырылмаган булсалар) алыгыз.

(Тәтеш, 10 декабрь, "Тәтеш таңнары).

Шнурларын, олтыракларын (стелька, ябыштырылмаган булсалар) алыгыз. Шуннан аяк киемнәрен кер юу өчен тәгаенләнгән махсус челтәр капчыкка (әгәр андый әйбер булмаса, иске мендәр тышын кулланырга була) салырга. Шунда ук шнурларны да салсагыз була. Кер юу машинасына салгач, юу режимын деликатныйга куегыз, су температурасы 40 градустан артмаска, су сыгу әйләнеше минимумда ­торырга тиеш. Олтыраклардан начар ис килә икән, аларны ике сәгатькә уксуслы суга салып торыгыз, шуннан чайкатыгыз да, содалы җылы суга салып тотыгыз. Ис юкка чыгар.

Мөһим! Кер юу машинасында бер пар аяк киемен генә юарга ярый. Юылып беткәч, дөрес итеп киптерергә кирәк. Кояш астында һәм батареядә киптерергә ­ярамый. Ак табан агарсын өчен теш щеткасы һәм пастасы белән чистартыгыз. Ап-ак булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев