Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Бөтнек белән җир җиләге кайнатмасы

Бөтнек һәм базилик яфраклары белән җир җиләге кайнатмасы әзерләргә тәкъдим итәбез.

 (Тәтеш, 19 июль, "Тәтеш таңнары", Алсу Җиһаншина). Бөтнек һәм базилик яфраклары белән җир җиләге кайнатмасы әзерләргә тәкъдим итәбез. 

Кирәк булачак: 2 кило җир җиләге, 1,5 кило шикәр комы, 2 лимон, 25шәр яңа өзелгән бөтнек һәм базилик яфраклары.

 

Әзерлибез: әзер җиләкләрне тирән савытка салырга һәм аңа шикәр комы өстәргә. Җиләкнең суы чыксын өчен, берничә сәгать тотарга. Уртача утта кайнап чыкканнан соң 5 минут кайнатырга. Аннары юылган бөтнек һәм базилик яфраклары өстәргә дә тагын 5 минут кайнатырга. Кайнатмага вак итеп туралган лимон йомшагы һәм аның уылган кабыгын өстәргә. Шуннан соң кайнатманы сүрән утта 15 минут кайнатырга. Утны басып куярга һәм 8 – 10 сәгатькә калдырырга.
Кайнатуның икенче этабы: савытны утка куярга, кайнап чыкканнан соң 5 минут кайнатырга, аннары стерильләштерелгән банкаларга тутырырга һәм боргычлап куярга.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев