Чөгендер тизрәк пешсен өчен, моның берничә серен белергә кирәк.
Файдалы киңәшләр.
Чөгендер тизрәк пешсен өчен, моның берничә серен белергә кирәк.
• Пешерер алдыннан чөгендернең тамыр очын кисмәгез. Киселгән урын аша шикәр һәм сок бүленеп чыга.
• Чөгендерне пешерергә кайнар суга салыгыз, кәстрүлнең капкачын ябарга кирәк. Болай ул сусылрак, тәмлерәк була, тизрәк пешә, витаминнары да күбрәк саклана.
• Чөгендерне тозсыз пешерергә кирәк. Баллы булмаса, суына аз гына шикәр комы кушарга мөмкин.
• Тизрәк пешсен өчен, 10 минут кайнаган саен ярты стакан салкын су өстәп торырга була.
• Суын саркыткач, өстенә салкын су агызыгыз. Кискен температура аермасы чөгендерне йомшарта, болай аның кабыгы да җиңелрәк әрчеләчәк.
• Чөгендер пешкән суны суытып, бүлмә гөлләренә сибәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев