Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Духовкада пешкән коймак рецепты

-------

Духовкада пешкән коймак рецепты

Кирәк:
- сөт 300 г;
- су (җылымса) 300 г;
- чүпрә 7 г;
- йомырка 3 шт;
- тоз 1 ч.к;
- шикәр комы 1 ч.к;
- он 320 г.

Пешерү тәртибе
Башта оннан кала бөтенесен бергә салып болгатабыз. Аңа он өстибез. Куе каймак кебек катнашма килеп чыкканчы болгатабыз. 

Өстен пленка белән каплап, 40 минутка күтәрелергә куеп торабыз. (Күләме ике тапкырга артырга тиеш.)

Табаны майлыйбыз һәм яхшылап кыздырабыз. Әзер камырны болгатмыйча гына кашык белән табага салабыз. Коймакларны алдан 230 градуска кадәр җылытылган духовкада пешерәбез. 
Коймакларны соңыннан майлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев