Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Гүзел затлар өчен

Хатын-кызлар матурлыкка һәм чисталыкка омтыла. Шуңа да көндәлек тормышта кирәк булган берничә киңәшне тәкъдим итәбез.

(Тәтеш, 31 май, “Тәтеш таңнары"). Хатын-кызлар матурлыкка һәм чисталыкка омтыла. Шуңа да көндәлек тормышта кирәк булган берничә киңәшне тәкъдим итәбез. 

1. Иссез сумка
Сумкагызда тәмсез ис барлыкка килдеме? Анда бер көн кулланылмаган пакетлы чәй салып ­йөрегез.
2. Чиста торбалар
Канализация торбаларын чистарту өчен тоз кулланыгыз. Аны торбага салыгыз һәм кайнаган су белән юдырып җибәрегез.
3. Тәмле карабодай
Карабодай боткасы тәмле булсын өчен, аның суы ярмадан ике тапкыр күбрәк булырга тиеш. Кәстрүлнең капкачын каплагыз. Ботканы башта тиз утта, аннан сүрән утта пешерегез.
4. Чиста үтүк
Үтүктәге кызган эзләрне нашатырь спирты һәм уксус катнашмасы бетерә. Йомшак чүпрәкне шул катнашмада чылатып, үтүкне сөртегез.
5. Яшелчә ашы
Яшелчә ашына лавр яфрагы, кара борыч һәм башка төнәтмәләр салмагыз. Иң яхшысы — яшел үлән, ул файдалырак та, тәмлерәк тә.
6. Кухнядагы чисталык
Ризык турый торган такталарны уксус салынган су белән чистартып торыгыз. Азык-төлекне чиста тактада кисегез.
7. Үсемлек мае
Салатка үсемлек маен тоз, уксус һәм борычтан соң гына салыгыз. Исегездә тотыгыз: тоз майда эреми.
8. Салкын компот
Кайнар компотны тизрәк суытырга кирәк булса, кәстрүле белән салкын су салынган зуррак кәстрүлгә утыртыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев