Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Җиләкле манник

Манник пешеп чыккач, аны суытырга һәм өстенә кремны ягарга.

Җиләкле манник 

Кирәк: 1 стакан манный ярмасы, 1 стакан кефир, 1 стакан шикәр комы,  1 стакан он, 3 йомырка, чеметем тоз, ванилин 1/3 бал кашыгы, сода 1 бал кашыгы, үзегезнең чамага карап җиләк алына. 

Кремы: каймак 150 грамм, тәменчә шикәр комы. 

Манный ярмасын кефир белән болгатып, 1 сәгать тотарга. Йомырканы шикәр комы, тоз, ванилин белән күпертеп, манныйга кушарга, яхшылап болгатырга. Әз-әзләп он, сода кушарга. Майланган табага җиләкне тезеп, камырны шуның өстенә салырга. 170-180 градуслы духовкада 40-60 минут пешерергә.  Пирог пешкән арада каймак белән шикәр комын болгатып куярга. Манник пешеп чыккач, аны суытырга һәм өстенә кремны ягарга. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев