Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Кабактан өч ризык

Кабак – тәмле генә түгел, файдалы яшелчә дә, аннан бик күп төрле ризык әзерләп була.

ЗАПЕКАНКА
Кирәк: кабак – 400 грамм, эремчек – 200 грамм, йомырка – 2 данә, шикәр комы – 45 грамм, манный ярмасы – 35 грамм, ванилин – тәменчә, таба төбен майларга атланмай. 

Кабакны чистартабыз һәм йомшарганчы пешерәбез, аннары боткаландырып изәбез. Тирән савытта эремчек, йомырка, шикәр комы, манный һәм ванилинны болгатабыз. Әлеге катнашмага кабак боламыгын кушып, яхшылап болгатабыз. Таба төбен атланмай белән майлыйбыз һәм аңа килеп чыккан катнашманы салабыз. Запеканканы алдан 180°Cка кадәр җылытылган газ мичендә өсте кызарганчы 30 – 40 минут пешерәбез. Табынга кайнар яки суытылган килеш җиләк-җимешләр белән бизәп чыгарабыз.

БОТКА
Кабак боткасы әзерләү өчен 300 грамм кабак һәм 500 миллилитр майсыз сөт, шулай ук 100 грамм юылган тары ярмасы, 30 грамм шикәр комы таләп ителәчәк. Шулай ук 20 грамм атланмай һәм тоз кирәк. 

Кабакны чистартабыз, шакмаклап турыйбыз һәм аз гына суда йомшарганчы пешереп алабыз. Аерым кәстрүлгә сөт, шикәр комы һәм тоз салып, тарыны әзер булганчы пешерәбез. Пешкән кабакны тарыга кушабыз, болгатабыз һәм тагын 5 минут пешерәбез. Пешеп чыкканнан соң атланмай салабыз, болгатабыз һәм ботканы кайнар килеш бирәбез.

АШ
Кабак ашы – җиңелчә төшке яки кичке аш өчен яхшы ризык.
Кирәк: кабак – 500 грамм, бәрәңге – 2 данә, кишер – 1 данә, суган – 1 данә, сарымсак – 2 теш, яшелчә шулпасы – 1 литр, каймак (20%) – 200 миллилитр, тоз, борыч, тәмләткечләр – тәменчә, зәйтүн мае – 30 ­миллилитр.

Кабак, бәрәңге, кишер һәм суганны эре шакмак­лап турыйбыз. Кәстрүлгә зәйтүн мае салып, суган белән сарымсакны алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Туралган яшелчәләрне шунда салабыз, аңа яшелчә шулпасы өстибез һәм уртача утта йомшарганчы 20 минут чамасы пешерәбез. Блендер ярдәмендә яшелчәләрне бертөрле катнашмага әйләнгәнче болгатабыз. Тәменчә каймак, тоз һәм борыч салабыз, кайнап чыкканчы тотабыз. Табынга кайнар килеш бирелә (сохари белән дә мөмкин).


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев