Кәбестә тозлыйбыз
Ул 3 литрлы банкага хисапланган. Кәбестә – 2,5-3 кило, кишер – 3-4 данә, су – 2 литр, эре тоз – 3 аш кашыгы.
(Тәтеш, 18 ноябрь, "Тәтеш таңнары").
Ул 3 литрлы банкага хисапланган. Кәбестә – 2,5-3 кило, кишер – 3-4 данә, су – 2 литр, эре тоз – 3 аш кашыгы.
Тозлыкны алдан ук кайнатабыз: су + тоз һәм аны суытабыз. Кәбестәне турыйбыз, кишерне эре угычтан уабыз. Барысын да болгатабыз һәм банкага тутырабыз. Салкын тозлыкны агызабыз һәм 72 сәгатькә җылы урынга куябыз. Кәбестәгә берникадәр вакыт аралыгы эчендә агач таяк белән тишемнәр ясап алабыз. (Әчегән вакытта тозлык ташып чыгудан сакланыр өчен, банканы нинди дә булса савытка утыртсаң яхшырак). Әзер кәбестәне салкын урында сакларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев