Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Көмеш әйберләр төрле кешеләрнең тән тиресенә төрлечә тәэсир итә

Көмеш әйберләр төрле кешеләрнең тән тиресенә төрлечә тәэсир итә һәм каралып китәргә дә мөмкин.

(Тәтеш, 20 май, “Тәтеш таңнары"). Көмеш шулай ук дөрес сакланмаганда карала. Кыйммәтле бизәнү әйберләрен кояш яктысы үтеп керә алмый торган тартмачыкларда һәм штукатулкаларда сакларга кирәк. Әмма каралып киткән төсне алу җиңелрәк.

Көмешне җылы сабынлы суга 5 минутка салыгыз. Аннары теш порошогы алыгыз, аны коры тукыма кисәгенә тидерегез һәм бизәнгечне чис­тартыгыз. Көмешне чәй содасы өстәлгән җылы су белән дә юдырырга була. Һичшиксез чиста су белән чайкату һәм йомшак тукыма белән корытканчы сөртү зарур.
Тоныкланган алтын әйбергә ялтыравыклы төсне башта нашатырь спирты кушылган сабынлы суда (1 стакан суга 6 тамчы), аннары чиста суда  чайкатып һәм фланель белән корытканчы сөртеп кайтарырга мөмкин. 

Әгәр алтынны җиңелчә баллыландырылган суда 10 – 15 минут салып тотсаң, ул тагын да ялтырап торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев