Реклама
Файдалы киңәшләр
Кыяр уңышы быел бик мулдан булды.
Безнең уңган хуҗабикәләрдән җиткерелгән тозлау алымын тәкъдим итәбез.
(Тәтеш, 2 август, "Тәтеш таңнары"). Кыяр уңышы быел бик мулдан булды. Актив дусларыбыз инде банкаларга тозлап, кышка алдан ук хәстәрен дә күрә башлады.
Безнең уңган хуҗабикәләрдән җиткерелгән тозлау алымын тәкъдим итәбез.
Банкага карлыган, чия яфрагы, берничә укроп, бер бүлемтек сарымсак (икегә бүлеп), тәмләткечләр: 5 түгәрәк кара борыч, 2 хуш исле түгәрәк борыч, 1-2 канәфер, 1 чәй кашыгы бөртекле гәрчич яисә кориандр салабыз.
Кыярларны юып, яфраклар-тәмләткечләр янына тыгызлап тутырабыз һәм өстенә кайнар тозлык агызабыз.Тозлык ясау өчен кайнап чыккан 1 литр суга 1 аш кашыгы тоз салабыз.
Тозлык суынгач, банканы капкач белән ябып, алып куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев