Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Маринадлаган яшел помидорлар

Әзерләмәләр ясау вакыты күптән узды инде: тип-тигез рәтләр булып базларда маринадлаган һәм тозлаган кыяр банкалары урын алды.

Өч литрлы компот банкаларына күзләр сөенә. Сентябрьнең соңгы атнасында помидор куакларыннан җыйган ике тартма вак яшел помидорлар калды. Помидорларны сабагы белән ташларга ни өчендер кул бармады. Аларны җылыга кертеп, үзләре өлгергәнне көтәргә кирәк кебек тә, тик күпмедер вакыттан соң череп бетүе дә бар. 
Шулвакыт яшел помидорларны маринадлау рецепты искә төште. Әлбәттә, аның белән бераз кайнашырга туры киләчәк, әмма нәтиҗәсе моңа торырлык та. Аны икенче азыкларга өстәмә итеп тә кулланырга мөмкин. Яшел помидорлар алабыз, юабыз, бер сантиметр чамасы калынлыкта түгәрәкләп турыйбыз. Әзерләнгән бер килограмм помидорга ярым боҗралап туралган дүрт эре суган алырга кирәк. Помидор һәм суганны эмаль кәстрүлгә салырга, салкын маринад коярга һәм төнгелеккә суыкка ­чыгарырга. Маринад өчен (1 литр суга) 1 чәй кашыгы 70%-лы уксус, 4 аш кашыгы шикәр, 2 аш кашыгы тоз алырга. Томатлар төнне чыккач, маринадны түгәргә, ә суганлы томатларны банкаларның иңсәсенә кадәр тутырырга. Һәр банкага берәр дәфнә яфрагы, 5-10 борчак кара һәм хуш исле борыч, чеметем төелгән кызыл борыч салырга кирәк.
Маринадны кайнатып чыгарырга һәм банкалардагы яшелчәләр өстенә коярга. 85 градуслы температурада ярты литрлы банкаларны – 10 минут, бер литрлы банкаларны 20 минут стерильләштерергә. Капкачларга. Суынганчыга кадәр төреп куярга. Тәме буенча помидорлар борычлы, әчкелтем-баллы килеп чыга. Маринадлаган яшел помидорлар бәрәңге измәсе яки пешкән дөге янына бик яхшы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев