Майда пешерелә торган кабартма
Камыр ясау тәртибе: 0,5 стакан суга 1 аш кашыгы чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы салып, 10 минут кабартабыз. 1 бокал җылы сөт, 1 йомырка, 1 чәй кашыгы тоз кушабыз.
Майда пешерелә торган кабартма
Камыр ясау тәртибе: 0,5 стакан суга 1 аш кашыгы чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы салып, 10 минут кабартабыз.
1 бокал җылы сөт, 1 йомырка, 1 чәй кашыгы тоз кушабыз. Шул катнашмага он белән чүпрәне, аннары 0,5 стакан сыек май салабыз. Кулда камыр ябышмаслык итеп озак басабыз. 1 сәгатьтән кабарып чыга. Тирән табага көнбагыш мае салып кызганчы тотабыз, кабартмаларның уртасын тишеп майда пешерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев