Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Пицца рецептын тәкъдим итәбез

Йомшак кына итеп камыр басабыз һәм 30 минутка кабарырга калдырабыз.

Пицца рецептын тәкъдим итәбез

Камыр өчен:
- ярты стакан сөт;
- 1 йомырка;
- 50 грамм маргарин;
-1-2 аш кашыгы көнбагыш мае;
-10 грамм коры чүпрә;
- 1 аш кашыгы каймак;
- чама белән тоз;
- 1 аш кашыгы шикәр комы;
- он.
Йомшак кына итеп камыр басабыз һәм 30 минутка кабарырга калдырабыз.

Пицца өсте өчен:
- казылык;
- 1 баш суган;
- 2 помидор;
- 1-2 тозлы кыяр;
- аджика;
- майонез;
- 300 грамм сыр;
- тәмләткечләр;
- тәменчә тоз, борыч.

Камырны табага тигезләп җәябез. Казылыкны озынча итеп турыйбыз һәм камыр өстенә тезәбез. Борыч, тоз сибәбез, аджика сөртәбез.
Суганны ярымбоҗралап турыйбыз - икенче кат итеп тезеп куябыз.
Өченче кат - ярымбоҗра итеп киселгән помидор. Кыярны юка гына итеп телемлибез дә дүртенче кат ясыйбыз. Майонез сылыйбыз.
Өчпочмак формасындагы сыр кисәген телемнәргә кисәбез һәм пиццаның өстен каплыйбыз. Сырга да майонез сылыйбыз. Тәмләткечләр сибәбез.
200 градуска кадәр кызган мичкә 35-40 минутка куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев