Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Рассада белән шөгыльләнәбез

Апрель – бакчачылар һәм яшелчә үстерүчеләрнең календарь эшендә иң киеренке айларның берсе.

(Тәтеш, 10 апрель, «Тәтеш таңнары»).  Рассада үстерү буенча йорт мәшәкатьләренә бакча һәм дача кишәр­легендәге эшләр өстәлә.

Рассада үсә, шуңа күрә апрель башында борыч, помидор, баклажан, сельдерей, порей суганы рассадасын күчереп утыртырга кирәк. Әгәр сез борыч, помидор рассадаларын үстерергә өлгермәгәнсез икән, орлыкларны ап­рельдә дә, әмма бары тик иртә өлгерә торган сортларын гына, чәчәргә була. 
Апрель башында кашкарый, хуш исле табак, бакра, канәфер кебек, шундый берьеллык чәчәкләрнең орлыкларын рассадага чәчү эшләре башкарыла, ә менә икенче яртысында – кыяр, кабак, патиссон, кавын һәм карбыз орлыкларын чәчәләр. Тәрәзә төпләрендәге рассадаларны карап-тәрбияләүне – су сибүне, өстәмә тукландыруны, туфракны йомшартуны дәвам итәргә кирәк. 
Салкын урынга куелган бүл­бе-суганчалы гладио­лусларны алырга һәм аларны үрдерү өчен җылы урынга куярга вакыт.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев