Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Сабакларны чабарга вакыт

Бәрәңге алыр вакыт җиткәч, иртә өлгерә торган сортлы бәрәңгене тикшерү өчен казып карагыз.

(Тәтеш, 26 июль, "Тәтеш таңнары", Ирина Ефимова). Бәрәңге алыр вакыт җиткәч, иртә өлгерә торган сортлы бәрәңгене тикшерү өчен казып карагыз. 

Әгәр уңыш инде “түгәрәкләнгән”, ә сабагына фитофтороз һәм колорадо коңгызы зыян салган булса, бәрәңгене ала башласаң хәерлерәк – беренче чиратта чәчүлеккә дигәнен. Көзге яңгырларны көтмәгез һәм фитофтороз белән колорадо коңгызы яшь бүлбеләрне зарарлауга юл куймагыз. Ләкин башта, җыйганчыга кадәр якынча бер атна алдан, уңышны инфекция­ләрдән саклар өчен, сабагын чабып алыгыз. 

Чәчүлек бәрәңгене үстергән вакытта комбинацияле ысулны куллану нәтиҗәле – сабакны чабып алганнан соң, аның төпләренә бакыр купоросы сиптерергә кирәк (10 литр суга 40 грамм). Бу яшь үрентеләр үсеп чыгуны һәм аларның вирус инфекциясе белән зарарлануын ­тоткарлый.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев