Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Тәмле салат, витаминлы салат һәм туклыклы салат

Язгы кыяр-помидорлардан салатлар ясагыз.

Тәмле салат
Кирәк: пекин кәбестәсе, помидор, суган, кыяр, баллы болгар борычы, морковча, майонез. Барысын бергә болгатырга да, табынга бирергә.

Витаминлы салат
Яшь кәбестәне саламлап турарга, 1 кыяр, 2 помидор, 1 болгар борычын шулай ук турап салырга. Аңа кунжут, борыч, тоз, яшел тәмләткечләр, зәйтүн мае салып яхшылап болгатырга.

Туклыклы салат
Кирәк: 2-3 помидор, 500 грамм тавык түше, 150 грамм каты сыр, бер банка консервланган кызыл фасоль, яшел салат, сохари, майонез.
Помидор белән салатны вак итеп турарга. Сырны угычта уарга. Тавык түшен вак итеп турап кыздырырга. Шуларга сохари белән фасоль, майонез кушып болгатырга.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев